Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда хәйрия чарасы үткәрелде

Район Мәдәният йорты янындагы паркта авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең балалары өчен Корбан бәйрәме узды.

Чара районның битараф булмаган халкы ярдәме белән “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән иде.

Чара башында Анжелика Решетова Корбан бәйрәменең тарихы һәм традицияләре турында сөйләде:

"бБз төрле милләттән  булсак та, без барыбыз да бер-беребез белән дус, тату, безгә бергә кызык һәм күңелле", - булуын искәртте.

Аннары Ксения Анохина Сабантуйның традицион уеннарына чакырды. Иң беренче конкурста балалар үз көчләрен тикшерде, катнашучылар  кызлар һәм малайлар командаларына бүленделәр һәм канат тарттылар.  Уенда кызлар җиңде. Ә икенче-капчык киеп йөгерү  уенында малайлар өстенлекләрен күрсәттеләр. Балалар кашыкка йомырка куеп йөгерүдә дә рәхәтләнеп катнаштылар, кисәү агачы белән уенда үзләрен осталыкта сынадылар. Ат чабышлары да булды, балалар агач атларда эстафета оештырдылар.

Уеннар тәмамлангач, Алия Григорьева татар һәм рус бию хәрәкәтләре буенча мастер класс бирде һәм соңыннан дәртле дискотека уздырды.

Саф һавада хәрәкәтчән уеннардан соң, балалар "Нур" кафесы хуҗасы Тахиржон Жураев пешергән кайнар, хуш исле пылау белән сыйландылар. Ахырда һәр балага сый-нигъмәтле зур пакет тапшырылды.

Саубуллашканда балалар тыныч атмосферада ял итү һәм күңел ачу мөмкинлеге өчен барлык иганәчеләргә "рәхмәт" әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев