Югары Осланда өлкәннәргә игелек һәм сәламәтлек теләп кул эшләре бүләк иттеләр
Өлкәннәр көне - игелекле һәм якты бәйрәм, без ул көнне әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга аеруча игътибар, кайгыртучанлык күрсәтәбез. Бу бәйрәм - өлкән буынга хөрмәт, ихтирам һәм ярату көне.
Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Фантазёрлар” балалар иҗаты клубы кысаларында Югары Ослан гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары өчен “Балалар кулы җылысы” дигән мастер-класс үткәрделәр.
Китапханәчеләр балаларга бу бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, аның максаты - кешеләрдә шәфкать хисләре тәрбияләү, ярдәмгә килү һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү. Укучылар кайгыртучанлык белән, әби-бабайларга исәнлек-саулык, игелек теләп, искиткеч эшләнмәләр әзерләгәннәр.
Бу изге теләкләрне китапханә хезмәткәрләре авылыбызның җәмәгать урыннарында өлкәннәргә тараттылар, аларны яхшылык һәм ихтирам көне белән котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев