Югары Осланда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция узды
2023 елда дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көнен 30 нчы тапкыр билгеләп үтәләр.
Дөньяда миллионнан артык кеше ел саен юл һәлакәтләре корбаннары була. Җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү проблемасына җәлеп итү өчен, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү өчен, Берләшкән милләтләр оешмасы Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен үткәрү инициативасы белән чыккан. Бу дата ел саен, ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 30 нчы тапкыр узачак.
Бу дата алдыннан өлкәннәр һәм балалар катнашында профилактик акция чаралары уза. Бүген шундый акция Югары Осланда да узды. Анда Югары Ослан мәктәбе, гимназия укучылары һәм "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Җәяүлеләр кичүе янындагы мәйданда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә чакыру сурәтләнгән плакатлар тоткан балалар, оператив хезмәтләр хезмәткәрләре җыелган, шулай ук юл-транспорт һәлакәте вакытында кеше һәлак булган машинаны эвакуаторда мәйданга алып килгәннәр.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм "БДД" ДБУ белгече җыелганнарга транспорт чаралары белән идарә иткәндә, җәяүлеләр кичүендә һәм юлда хәрәкәт иткәндә дә кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында искәртте. Аннары алар барысы бергә район юлларында һәлак булган кешеләрнең җаннарын символлаштыручы тугыз ак төстәге шарларны һавага җибәрделәр.
Соңыннан мәктәп укучылары юл читенә тезелеп, машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның куркынычы турында искә төшерү өчен плакатлар күтәрделәр. Шул ук вакытта үзәк урам буйлап сигналлар белән махсус оператив хезмәтләр машиналары узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аварияләр статистикасы буенча, быелның ун аенда гына да Россия юлларында 110 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 137 меңнән артык кеше җәрәхәтләр алган, 11,8 мең - һәлак булган. Иң киң таралган хокук бозулар арасында - конкрет шартларга тизлекнең туры килмәве, юл чатларын үтү кагыйдәләрен бозу, каршы хәрәкәт полосасына чыгу һәм исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү. Автоаварияләрдә һәлак булучыларның күбесе - яшь кешеләр. Безнең районда 42 юл-транспорт һәлакәтендә 9 кеше үлгән, тагын 40 тан артык кеше җәрәхәтләнгән. Зыян күрүчеләр арасында - өч балигъ булмаган бала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев