Югары Осланда “Иң яхшы чыршы уенчыгы. Яңа ел могҗизасы” конкурсына йомгак ясадылар
Бәйгенең Гран-приен авторы Октябрьский поселогыннан булган Тоша кушаматлы Аҗдаһа яулады.
Район мәктәпләреннән өстәмә белем бирү үзәгенә 60 тан артык эш килгән һәм аларның һәркайсы соклануга лаек. Балалар бик теләп әти-әниләре ярдәме белән күп төрле эшләнмәләр ясаганнар.
Балалар фантазиясе белән эшләнгән һәр рәсем, уенчыклар, ел символлары гаҗәпләнү уята. Алар традицион манерада һәм гади кул астындагы материаллардан файдаланып кына эшләнмәгән, пластик кашыклар, банкалар да кулланылган.
Эшләр дүрт номинациядә бәяләнде: «Могҗиза-уенчык», «Эко-fantasy», «Ел символы - 2024», «Тату гаилә». Жюрига җиңүчеләрне билгеләү ансат бирелмәде.
Гран-прига Октябрьский поселогыннан Карина һәм Виктория Назаровлар эше лаек булды. Ел символы - өч башлы Аҗдаһа Тоша беркемне дә битараф калдырмады. «Могҗиза-уенчык» номинациясендә беренче урынны Коргузадан Юлия Денисованың гаять зур бозлы конфетлары (леденцы) алды. "Эко-fantasy"да беренче урынны берьюлы ике эш бүлде. Җиңүчеләр - Тат.Борнашы авылыннан Серафим Федоров, Октябрьский поселогыннан Полина Полякова һәм Аделина Алавердинова. "Ел символы-2024"не бертавыштан Куралово Аҗдаһасы алды, авторы Тимур Лукоянов. Югары Осланнан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе “Тату гаилә” номинациясенә лаек булды.
Жюри бертавыштан барлык эшләрне дә игътибарга лаек дип тапты һәм алар һәрберсе үз бүләкләрен алачак.
Ә дүрт номинациядә җиңгән уенчыклар районның төп чыршысында үз урынын алачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев