Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан халкына бурычларын пенясыз түләп бетерергә тәкъдим иттеләр

Бары бер шарт белән - бөтен бурычны тулысынча түләргә.

Район Порталы хәбәр иткәнчә, август дәвамында су белән тәэмин итүче подрядчы оешма бурычлыларга су өчен бурычларын пенясыз гына түләргә тәкъдим итә. 

"Өстәмә исәпләүләрсез бурычны ябу мөмкинлегеннән файдалану өчен ЗВКС абонент бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк. Сезгә оешманың реквизитлары биреләчәк, бурычны үзегезгә нинди ысул уңайлы, шулай түләргә мөмкин булачак. Әгәр дә сез бурычларыгызны шундук каплый алмасагыз, шулай ук водоканалның абонент бүлегенә түләү срокларын үзгәртү өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин ", - дип хәбәр иттеләр подряд оешмасында. 

Исегезгә төшерәбез, абонент бүлеге эш көннәрендә 07:45 тән 16:45 кә кадәр эшли.

Кирәкле мәгълүматны һәм үз сорауларыгызга җавапларны 7 84371 46932 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев