Югары Ослан районында терлек азыгы әзерләү яхшы темплар белән бара
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында терлек азыгы әзерләү яхшы темплар белән бара

Районның авыл хуҗалыгы оешмалары кырларында азык әзерләү яхшы темплар белән бара.

Терлекләрне кышлату өчен 7 618 тонна печән һәм        15 093 тонна сенаж әзерләнгән. 

- Шулай ук кукуруздан силос салу да дәвам итә, 6267 тонна силос чокырына салынган. Район буенча барысы 101612 цн. азык берәмлеге әзерләнгән. Бу бер шартлы терлек  башына 16,1 цн. тәшкил итә, - ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин.

Гобәйдуллин әйтүенчә, районда 1474 га силос өчен кукуруз мәйданнары бар, бөртеклеләр технологиясе буенча 822 га җир эшкәртелә.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев