Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында Донбасста һәлак булган балаларны искә алдылар

27 нче июль - Донбасста корбан булган балаларны искә алу көне. Ул Донецк Халык Республикасы башлыгы тарафыннан 2022 нче елда гамәлгә куелган.

Бу хәсрәтле көндә истәлекле чаралар бөтен Россия буйлап уза, шәмнәр кабызыла, чәчәкләр һәм уенчыклар салына, суга кәгазь ак корабльләр җибәрелә, ә балалар бакчаларында һәм җәйге лагерьларда хәтер дәресләре уза. Бу күңел тетрәткеч дата һәлак булган балалар турында истәлекне сакларга һәм аларның язмышларына хөрмәт күрсәтергә ярдәм итә.

 Югары Осланда Өстәмә белем бирү үзәге янында Донбасста сугыш корбаннарын искә алу көненә багышланган “Ак аллея” акциясе булды. Чара алдыннан район балалар китапханәсе хезмәткәрләре катнашучыларга "Донбасс балаларына багышлана..." дигән белешмә  өләштеләр. Һәлак булган балалар истәлеген катнашучылар бер минутлык тынлык белән искә алдылар, ә соңыннан ак чәчәкләр һәм куаклар утырттылар.

 Шулай ук  Вахит авылы  мәдәният йортында, Украинаның Донецк һәм Луганск Халык Республикасының тыныч халкына каршы кораллы агрессиясе барышында һәлак булган балалар истәлеген мәңгеләштерү максаты белән, авыл китапханәсе белән берлектә, "Донбассның кечкенә фәрештәләре" истәлекле акциясе узды. Гөлназ Фәттахова һәм Сания Сәлимуллина балаларга Донбасстагы сугыш барышында төрле яшьтәге 130 дан артык бала һәлак булуы турында сөйләделәр, балалар белән ак корабльләр ясап суга җибәрделәр, хәтер шәмнәре кабыздылар.

 Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты да Донбасста сугыш корбаннарын искә алу көненә багышланган “Ак аллея” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чара барышында сүз төрле милләт һәм дин халыкларына дус һәм тату яшәүнең әһәмияте турында барды. Сәнгать җитәкчесе Елена Седова катнашучыларга Донбасс балаларының фаҗигале язмышы турында сөйләде, алар беркайчан да онытылырга тиеш булмаган хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булганнар. Клуб мөдире Алефтина Саттарова сүзләренә караганда, гаепсез корбаннар истәлегенә Донецк паркында Фәрештәләр Аллеясы пәйда булган. Таш стеллада алфавит тәртибендә бу сугышта һәлак булган Донбасс балаларының исемнәре уелган, шулай ук аларның яше күрсәтелгән. Шуннан соң балалар Донбасста сугыш корбаннары булган балалар истәлегенә җирдә тынычлык символы булган кәгазь күгәрченнәр әзерләү буенча мастер-класста катнашты.

 Бу көнне Матюшино һәм Октябрьский  китапханәләре "Донбасс фәрештәләре" истәлек акциясенә кушылды һәм авылдашларына "Донбасс балаларына багышлана..." дигән буклетлар, кәгазь күгәрченнәр - тынычлык символы-тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев