Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районы хастаханәсендә йөклелекне өзүне планлаштыручы хатын-кызларга психологик консультация кабинеты ачылачак

Гинекологлар, педиатрлар, фельдшер һәм психологлар йөклелекне өзүне профилактикалау һәм район хастаханәсе базасында авырлы кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү кабинетын ачу сроклары турында фикер алыштылар.

Йөрәк астында йөрткән  баладан баш тарту өчен, хатын-кызның нинди сәбәбе булырга мөмкин? Ни өчен булачак анага яңа кеше тууын шатланып, "әйе, баламны табам" дип әйтергә кирәк? Еш кына хатын-кызлар "бала табарга/бала тапмаска" мәсьәләсендә туганнары һәм якыннары арасында тиешле таяныч, ярдәм таба алмыйлар. Нәкъ менә шуңа күрә дә бүген төрле дәрәҗәдәге белгечләр абортларны профилактикалау мәсьәләсе өстендә эшлиләр.

Район хастаханәсендә бүген "Умиление" фонды белән мөһим очрашу узды, фонд йөклелеген өзергә баручы авырлы хатын-кызлар белән актив эш алып бара. Гинекологлар, педиатрлар, фельдшер һәм психологлар йөклелекне өзүне профилактикалау һәм  район хастаханәсе базасында авырлы кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү кабинетын ачу сроклары турында фикер алыштылар.

 "Хатын-кыз йөкле вакытта  кризислы хәлдә калырга тиеш түгел! Без районыбызда хатын-кызларыбызның йөрәк астында нарасыйның сулышын,йөрәк тибешен  тоеп  бәхетле йөзләрен күрергә телибез,- дип билгеләп үттеләр хастаханәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев