Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районы авыл хуҗалыгы оешмаларында бөртеклеләрне җыюны төгәлләделәр

Соңгы гектарларны өч крестьян-фермер хуҗалыгында җыясы калды. Уңдырышлылык гектардан 27 центнер тәшкил итә, уртача республика күрсәткече - 25,8 ц/га.

Оператив мәгълүматларга караганда, республикада 1,4 млн. га ашлык суктырылган, амбарларга бункер үлчәмендә 3,662 млн. тонна ашлык кергән. Районыбызның республика икмәгенә  өлеше 34 106 тонна туры килде. Район хуҗалыкларында 12517 гектарда игеннәр суктырылган. 

Хәзер хуҗалыкларда 5000 га мәйданда уҗым культуралары  чәчелгән. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе фаразлары буенча, бу күрсәткеч тагын да югарырак булачак һәм «Кама Тамагы- Август» авыл хуҗалыгы предприятиесендә чәчү мәйданнарын арттыру исәбенә 7000 гектарга җитәчәк.  

Шул ук вакытта  азык әзерләү дәвам итә. «Заря» һәм «Восток зернопродукт» хуҗалыкларында силос, ә «Прокопьева» КФХында печән әзерлиләр. Бүгенгә бер шартлы терлеккә 15 центнер азык әзерләнгән, уңышлы кышлау өчен 25 центнер кирәк. Терлекләрнең кирәк күләмдә  азык белән тәэмин ителәчәген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә  хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев