Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре Алабугада Спас ярминкәсендә катнашты
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре Алабугада Спас ярминкәсендә катнашты

Алар үз карамагындагы социаль хезмәт алучылар кулы белән ясалган эшләнмәләр тәкъдим иттеләр: тастымаллар, энә кадагычлар, башмаклар, балалар һәм олылар оекбашлары, кашполар.

Сатудан җыелган акчаларны алар МХО сугышчыларына ярдәмгә күчерәчәкләр. Ярминкәдә катнашу Югары Осланлыларга, башка катнашучыларга кебек үк, зур тәэсир калдырды-алар үзләрен дә күрсәтә алдылар, башкаларны да күрделәр, яңа иҗади технологияләр кертү планында күп яңалыкларны билгеләп үттеләр.  

"Барысы да бик матур, кызыклы булды, осталар кулы белән эшләнгән әйберләр күп иде, - ди интернат җитәкчесе Тәнзилә Васильева. Чыннан да, безнең халык -алтын куллы осталар! Күргәннәрнең күбесен фотога, видеога төшердек, күп нәрсәгә өйрәндек. Алган белемнәрне һәм күнекмәләрне алдагы көннәрдә үз эшебезнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен кулланачакбыз".

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев