Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яңа елга әзерлек тулы көченә бара

Биредә «Кыш Бабай остаханәсе» ачылды. Бу юлы хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр ак кар бөртекләре ясарга карар кылдылар.

Моның  өчен алар кәгазь, җилем һәм кайчы ярдәмендә зур ак кәгазьләр битләреннән кисемнәр ясап, әкияти кар бөртекләре ясаганнар. Алар, һичшиксез, киләчәк яңа ел бәйрәмен бизәячәк.  

Интернатта яшәүчеләр бик зур теләк һәм канәгатьлек белән остаханәдә  шөгыльләнделәр, аларның һәрберсе кар бөртекләрен иң  беренче булып ясарга тырышты. Традиция буенча истәлеккә фотога төшү алдыннан барысы да шунда ук  яңа ел турында җырларны искә төшерделәр һәм бергәләп җырладылар да.

"Яңа ел - барыбызның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәмне көтү аларны төрле материаллардан ясалган эшләнмәләр әзерләүгә стимуллаштыра, алар озакламый интернат фойесында чыршыны һәм һәрбер яшәүченең бүлмәләрен бизәячәк. Бөтен кешегә дә үзен тылсымчылар итеп тою ошый! Без бу яңа ел алды могҗизасы тойгысына ярдәм итәргә тырышабыз. Катнаш дәресләр зур популярлык казанды, анда арттерапия музыка белән берләшә. Социаль хезмәтләр алучыларның кулларының вак моторикасын, фантазиясен, хыялын үстерә. Алар иҗат процессыннан гаять зур шатлык ала",- ди Наталья Котова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев