Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан интернат-йортында язгы эшләр башланды

Яз җитү белән Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Гарденотерапия» технологиясе кысаларында эшләүгә зур игътибар бирәләр.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр чәчәк һәм яшелчә үсентеләре үстерәләр, аннары аны клумбаларга һәм түтәлләргә утырталар. Иң актив тәрбияләнүчеләр арасында - Долгих гаиләсе. Быел Владимир белән Федаяның бергә яши башлавына 49 ел тула. Бу күп очракта аларның тырышлыгы аркасында көз көне биредә яшәүчеләр кыяр һәм помидор уңышын теплицада җыялар, түтәлләрдә кәбестә һәм ташкабак өлгерә, хәтта кавыннар да үстерәләр.

"Бөтен бакча чорында үсентеләрне карыйлар: су сибәләр, казыйлар, ашлыйлар, - дип сөйли Наталья Котова. – Уңыш алганда үз хезмәтләрнең җимешләренә бик сөенәләр, тирә-юньдәгеләр дә аларның тырышлыгын күреп эшкә тартылалар". 

Долгих гаиләсе - интернатта яшәүче иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Алар бүлмәсендә һәрвакыт чиста һәм уңайлы. Федая - кул эшләрен ярата, бәйли, тегә, чигә. Владимир – хезмәткәрләрнең барлык хуҗалык эшләрендә алыштыргысыз ярдәмчесе. Икесе дә көмеш волонтёрлар. Барлык эшләрне дә бергә, тату эшләргә тырышалар. Социаль хезмәтләрне алучы башка яшәүчеләр өчен дә алар яхшы үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев