Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан бакчачылары республика башкаласында узган бакчачы көнендә районны лаеклы тәкъдим иттеләр

Узган шимбәдә Казанның Агросәнәгать паркында «Бакчачы көне – 2022» күргәзмәсе узды, аны Татарстан Республикасы Премьер–министры Алексей Песошин, Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров карады.

Ел саен район бакчачылары чарада актив катнашалар, югары кунакларга һәм шәһәр халкына үз продукцияләрен лаеклы тәкъдим итәләр. Быел да югары осланлыларның күргәзмә экспозициясе, һәрвакыттагыча, матурлыгы, эстетикасы һәм бай продукция белән аерылып торды.

Табигать бүләкләреннән тыш, бакчачылар күргәзмәдә үзләренең мавыгуларының нәтиҗәләрен дә тәкъдим иттеләр. Рәсем, курчак күргәзмәсе, курайда уйнау  ярминкәгә килүчеләрнең генә түгел, башка районнардагы коллегаларының да игътибарын җәлеп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день садовода