Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Йошкар-Олада Рамазан - 2024 үтте

27 апрельдә Йошкар-Ола шәһәрендә урнашкан Марий Эл республикасы Татар мәдәнияте үзәгендә татар иҗатының өченче төбәкара «Рамазан» акциясенең гала-концерты булды. Бәйгедә төрле төбәкләрдән 700дән артык - һәвәскәр һәм профессионал башкаручылар катнашты.

“Рамазан” татар иҗатының III төбәкара акциясе милли мәдәни мирас традицияләрен өйрәнү, пропагандалау һәм үстерү, шулай ук татар халкының үзешчән иҗатына кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.   Сайлап алу туры онлайн форматта дүрт юнәлештә уза: вокал, хореография, халык уен коралларында уйнау һәм сәнгать сүзе. Конкурска барлыгы 180 гариза бирелде.  Жюри карары буенча җиңүчеләр 2024 елның 27 апрелендә Гала-концертында катнаштылар.

Гала-концертны Россия төбәкләреннән, шул исәптән Марий Эл Республикасын, Татарстанны, Башкортостан, Чувашия һәм Мәскәүне дә кертеп, 25 коллектив һәм ялгыз башкаручы үз чыгышлары белән бизәде.  

Сәламләү сүзе белән катнашучыларга Республика татар мәдәнияте үзәге директоры Ильгис Зәйнәб улы Гайсин мөрәҗәгать итте. Ул җыелганнарга алга таба да нәтиҗәле эшләр өчен көч һәм энергия теләде.  

Шулай ук гала-концертта мәртәбәле кунаклар: Марий Эл мәдәният министрының матбугат һәм милли эшләр буенча урынбасары Игорь Садовин  һәм Мари Эл Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Фәнүс Сәлимгәрәев катнашты. Алар катнашучыларга татар телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерделәр.   

Сайлап алу турында Югары Ослан районыннан конкурста Асия Фәйзулова, Гөлназ Фәттахова, “Хәзинә” фольклор төркеме, “Иделкәй” халык төркеме катнашты. Ә “Хәзинә” фольклор төркеме җиңүче буларак Гала-концертта чыгыш ясады.  Барлык катнашучылар да Диплом һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

Конкурсны оештыручылар барлык катнашучыларга да актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәләр һәм аларга иҗади уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев