Интернатта гадәттән тыш хәлләр буенча инструктаж үткәрелде
Югары Ослан. Татарча

Интернатта гадәттән тыш хәлләр буенча инструктаж үткәрелде

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында БПЛА һөҗүме һәм ракета куркынычы янаганда халыкның үзләрен тоту һәм саклану чаралары турында инструктаж үткәрелде.

Аны тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге белгече Ольга Аблаева үткәрде.

Ул интернатның актлар залында җыелучыларга халыкка хәбәр итү режимының төп дәрәҗәләре турында сөйләде, һәрберсенең нәрсә аңлатканын җентекләп аңлатты, мондый сигналлар алганда үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясады. Яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр аны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар. Ахырда барысына да тематик брошюралар таратылды.

"Мондый чаралар бик мөһим: алынган мәгълүмат гадәттән тыш хәл очрагында кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә ала, - дип ассызыклый интернат җитәкчесе Тәнзилә Васильева.  Шуңа күрә без хезмәткәрләргә һәм тәрбияләнүчеләргә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә, аларга БПЛА һөҗүме яки ракета куркынычы белән бәйле теге яки бу вәзгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында төгәл киңәшләр бирергә тырышабыз".


Нет комментариев