Интернат-йортта савыктыру чаралары популяр
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта савыктыру чаралары популяр

Саф һавада хәрәкәтчән уеннар Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында зур популярлык казанган.

Бу юлы һава торышы яхшы булудан файдаланып, бүлек мөдире Ирина Алеева һәм шәфкать туташы Наилә Фазлыева җитәкчелегендә алар мини-ярышларда катнашу өчен интернатның спорт мәйданчыгына чыктылар. Ике командага бүленеп, төрле уеннар уйнадылар, махсус гимнастика таяклары белән төрле күнегүләр ясадылар. Традиция буенча дуслык җиңде. Чарадан барысы да яхшы кәеф белән белән таралыштылар.

"Саф һавада мондый савыктыру чараларын без даими рәвештә үткәрәбез, - ди Ирина Алеева.- Аларның реабилитацион әһәмияте бик зур: безнең укучыларыбыз хәрәкәт активлыгын үстерәләр, кечкенә җиңүләреннән шатлык алалар, командада эшләргә өйрәнәләр. Бу аларның реабилитация потенциалын арттыра һәм ахыр чиктә актив озын гомерлелекне озайта".

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев