Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта сәламәтлеккә зур әһәмият бирәләр

Өлкән яшьтәге кешеләрдә сөяк авыруларын профилактикалау турында сүз Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен шәфкать туташы Айгөл Бобонина үткәргән чарада барды.

Ул фойега җыелган тәрбияләнүчеләргә үзләренең яшендәге кешеләр өчен нинди физик йөкләнешләрнең кулай булуы, нинди ризык, ашамлыкларның аеруча файдалы булуы турында сөйләде.

Биредә яшәүчеләрдә әңгәмә зур кызыксыну уятты, алар күп сораулар бирделәр - мәсәлән, нинди витаминнар эчү яхшырак, мускулларның дөрес тонусы өчен нинди күнегүләр башкарырга.

Интернатта мондый профилактик чаралар даими үткәрелә: алар яшәүчеләргә теге яки бу авыруларны ничек булдырмаска, үзләрен ничек яхшы хис итәргә икәнен белергә ярдәм итә. Нәтиҗә ачык: социаль хезмәт алучылар үзләренең сәламәтлекләрен күбрәк бәяли, саклый, начар гадәтләреннән арына башлыйлар, азрак авырыйлар.

"Мондый профилактик чаралар барлык интернат-йортта яшәүчеләрне колачлый, - ди Айгөл Бобонина. - Ә ятакта яткан социаль хезмәт алучылар өчен, аларның тормыш тонусын активлаштыру өчен, бүлмәләрдә әңгәмәләр үткәрәбез. Бу вакытта радиоузел мөмкинлекләрен актив файдаланабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев