Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Имтихан бирүчеләргә файдалы киңәшләр

Табиблар чыгарылыш сыйныф укучыларына, имтиханнарга әзерләнү өчен, киңәшләр бирде.

Хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларының иң катлаулы чоры, имтиханнар вакыты. Баш мие тиешенчә эшләсен өчен, туйганчы йокларга һәм дөрес тукланырга кирәк.

Табиблар фастфуд һәм баллы газлы сулардан баш тартырга киңәш итә. Имтиханнарга әзерләнгәндә, чикләвек, җиләк - җимеш, сөт ризыкларына өстенлек бирергә кирәк. Көрпәле ипи һәм сыр белән бутерброд файдалы һәм туклыклы. Кишер, ананас һәм авокадо хәтерне яхшырта. Нерв системасын тынычландыру өчен, кишер салатына әнис (тмин) орлыгы кушарга кирәк. Табиблар имтиханнар вакытында сыер итен балык яки тавык итенә алыштырырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр