Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Иделкәй» вокаль ансамбленең “Апа – сеңел” төркеме республика конкурсында җиңү яулады

Илсөяр, Фирдәвес, Румия Талиповалар “Тәртип” радиосы оештырган “Үз илемдә – үз көем” дип исемләнән җыр бәйгесендә катнашып диплом белән бүләкләнгән.

Сентябрь аенда башланып киткән конкурсның төп шарты буенча катнашучылар бер гаилә әгъзалары яки туганнар булырга тиеш булган. Аларга сирәк яңгыраучы яки онытылып баручы җырны музыка уен коралларына кушылып җырларга яки җырны акапелла башкарырга дигән таләп куелган булган. Ниһаять, конкурсның җиңүчеләре дә ачыкланды. Алар арасында күпләрнең күңелләрен яулаган «Иделкәй» вокаль ансамбленең “Апа – сеңел” төркеме. Котлыйбыз һәм киләчәктә яңа уңышлар телибез аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Победа в конкурсе республиканский конкурс иделькэй