Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Яз килде - Нәүрүз килде

Шеланга урта мәктәбендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова белән берлектә традицион гомуммәктәп «Нәүрүз бәйрәме» чарасы узды.

Укучылар, укытучылар һәм кунаклар өчен ярминкә оештырылды, аннан кергән матди ярдәм МХОда катнашучылар ихтыяҗларына китәчәк.

Шулай ук бәйрәмгә мул сыйлы табыннар, самавырлы чәй һәм татар милли камыр ризыклары әзерләнде. Бәйрәм дәвамында балалар биеделәр, җырладылар, күңелле милли уеннар уйнадылар.

Театральләштерелгән «Нәүрүз бәйрәме» тамашасы күрсәтелде. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч узды. Матур костюмнар, күңелле музыка, тәмле коймаклар һәм сумсалар, хуш исле чәй, уеннар - болар барысы да балаларның хәтерендә озакка калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев