Янгыннардан сакланыгыз
Күптән түгел Югары Ослан районы территориясендә ут белән саксыз эш итү аркасында 300 квадрат метр мәйданда чүп-чар янган. Зыян минималь булуга карамастан, мондый хәлләр җитди куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Гомуми файдаланудагы җирләрдә һәм шәхси биләмәләрдә учак ягу һәм чүп яндыру катгый рәвештә тыела. Кагыйдәләрне бозу штрафларга китерергә мөмкин:
- гражданнар - 10-20 мең сум;
- вазыйфаи затлар - 30-60 мең сум;
- индивидуаль эшмәкәрләр - 60-80 мең сум;
- юридик затлар - 400-800 мең сум.
Янгын куркынычы янаган чорда территорияне чүп-чардан арындыру мөһим. Барыгызны да игътибарлы һәм җаваплы булырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев