Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа китап – серле хәзинә

Китапханәдәге яңа китаплар - китапханәчеләр һәм китап укырга яратучылар өчен дә һәрвакыт көтелгән шатлыклы вакыйга. Чөнки яңа китап – ул тылсымлы фантазия дөньясына чумарга, яңа геройлар белән дуслашырга, яңа авторлар белән танышырга мөмкинлек, укучылар өчен шатлык.

Вахит авыл китапханәсе яңа китапларга баеды, үзенең укучыларын  яңа китаплар белән танышырга чакыра. Яңа китаплардан «Яңа китап- серле хәзинә» китап күргәзмәсе оештырылган.

Укучылар, ул китапларны кулларына алып, типография буявы исе аңкып торган өр-яңа битләрне ачып, аларга битараф калмаячак. Һәр укучыга – нәни балаларга һәм мәктәп укучыларына, яшүсмерләргә һәм яшьләргә, шулай ук аларның әти-әниләренә һәм әбиләренә, бабайларына ошаган китапларны өйгә алып укырга мөмкин. Монда һәр кеше үзе өчен ниндидер яңа китап таба ала. Китапханәдә заманча детективлар, хатын-кызлар яратып укый торган романнар, шулай ук тарихи романнар, маҗаралар һәм фантастика китаплары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев