Яңа Юл авылы халкы бердәм булып МХОдагыларга ярдәм күрсәтә
Яңа Юл авыл халкы МХОда булган якташларына һәм барлык сугышчыларга даими рүвештә үзенең ярдәмен күрсәтә. Әлеге изге эштә авылның яше-карты, ирләре, хатын-кызлары һәм балалары бик теләп катнаша.
Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова җирле ир-атларга мөрәҗәгать белән чыкты һәм МХО сугышчыларына ярдәм итүләрен сорады, аларның салкыннар башлану белән тиз яндыргычларга мохтаҗ булуын әйтте.
Озакка сузмыйча авыл клубында җирле ир-егетләр тиз яндыру әспаблары ясады. Аның ясау технологиясе гади. Хуҗалык сабынын эре угычта уалар, пластик шешәләргә төреп, бензин салалар.
Маскировка челтәрләре шулай ук махсус хәрби операция зонасында алгы сызыктагы төп ихтыяҗларның берсе булып кала. Алар белән сугышчылар шәхси составны һәм техниканы дошманның пилотсыз очкычларыннан саклау өчен үз позицияләрен җиһазлыйлар. Бер челтәрне үрү өчен күп вакыт һәм көч кирәк. Ватан Геройлары көне алдыннан, мәктәп укучылары өчен Яңа Юл авыл клубында маскировка челтәрләрен үрү буенча мастер-класс узды. Авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова челтәр үрү техникасын күрсәтте. Һәм балаларга алар челтәрләр генә үрмәвен, ә аның һәр ячейкасының яхшылык һәм мәхәббәт белән үрелүен, шуңа күрә мондый саклану чарасының теләсә кайсы бронядан да ышанычлырак икәнен сөйләде. Балалар башта челтәрләр эшләү процессын мавыгып күзәттеләр, ә аннары үзләре дә бу мөһим эштә катнаштылар.
Сәрия Ефимова мөрәҗәгатенә җавап биргән һәм ярдәм иткән барлык авыл халкына, аларның бердәмлегенә рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев