Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа елдан балалар бакчасы өчен түләүләр артачак

Шулай итеп, уртача алганда, яңа елдан бакча өчен түләү күләме 130-150 сумга артачак.

"ТР Министрлар Кабинетының 2023 елның 05 сентябрендәге 1079 номерлы карары белән ата-аналар түләвенең уртача күләме расланды. Күрсәтелгән күрсәткеч балалар бакчасына йөрүче балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга матди ярдәм күрсәтү максатларында түләнә торган компенсация күләмен билгеләү өчен кирәк. Балалар бакчаларында ата-аналардан алына торган түләү күләме башкарма комитетларның карарлары белән билгеләнә. Шул ук вакытта ата-аналар түләве күләме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән ел саен билгеләнә торган максималь ата-аналар түләвеннән артмаска тиеш", - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.      

Шулай итеп, уртача алганда, яңа елдан бакча өчен түләү күләме 130-150 сумга артачак. Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ачыклавынча, түләү һәм компенсацияләр буенча элеккеге ташламалар саклана:  

Ата-ана түләвенең федераль законнары нигезендә 100 % ташлама инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар алачак.

Татарстанның күп балалы гаиләләре өчен түләү 50 %ка кими.

Беренче балага ата-аналар түләвенең бер өлешенә компенсация күләме сакланган - дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларында түләүнең уртача күләменнән 20% күләмендә; икенче балага - 50% күләмендә, өченче һәм аннан соңгы балаларга - 70%. 

Компенсация хокукына гаиләнең бер әгъзасына керем 20 000 сумнан да кимрәк булган гаиләләр ия. Керем азрак булган саен компенсация дә күбрәк. Керемнәр турында белешмә биргәндә компенсация билгеләнә. Шулай ук яңа ел башыннан керем дәрәҗәсе кешегә яшәү минимумыннан артмаган күпбалалы гаиләләр өчен ата-ана түләвенә чыгымнар 100% ка компенсацияләнә.

 Ә әти-әниләре МХОда катнашкан балалар бакчага бушлай йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев