Яңа ел каршылаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр
Югары Ослан. Татарча

Яңа ел каршылаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр

Яңа ел һәм Раштуа, кышкы каникуллар – күптән көтелгән бәйрәмнәр һәм һәркемнең яраткан көннәре. Ләкин шуны да онытырга ярамый, нәкъ менә бәйрәм көннәрендә өйдә, урамда йөргәндә көтелмәгән куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

Аларны булдырмас өчен яки куркынычны мөмкин кадәр киметү өчен, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча чаралар үткәрелә. Югары Ослан районының «Островок надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында уяулыкны арттыру һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәгълүмати-аңлату эшләре алып бардылар.

Әңгәмә барышында ашыгыч хезмәт телефоннары белән «Янгын куркынычсызлыгы чаралары» белешмәләре таратылды.

Әлеге чараларны үткәрү өлкән яшьтәге кешеләрнең иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Алар янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев