Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Болгар авылына бер гасыр!

27 август көнне Яңа Болгар авылына 100 ел булу уңаеннан бик эчтәлекле, күңелле, матур чара булып узды.

Программаны алып баручы Алинә Салахова шигырь юллары белән бәйрәм тантанасын ачып җибәрде. Мөхтәрәм кунаклар арасында Яңа Болгарга нигез салган Зиннәт бабай оныгы Флюра Яруллина, Советлар Союзы Герое Нәбиулла Зиннуров кызы Равилә Зиннурова, күп җырлар авторы, композитор Риф Гатауллин да бар иде.

Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов бәйрәмгә җыелган халыкны авыл бәйрәме, Татарстан Республикасы көне белән котлады, авыл тормышында,бәйрәмне оештыруда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Шулай ук Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Бөтендөнья Татар Конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина, районның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Нәзилә Биктагирова халыкны  Яңа Болгар авылының гасырлык бәйрәме белән котлап, күркәм гаиләләренә, иң өлкән яшьтәгеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм программасы эчтәлекле чыгышлар, музыкаль котлаулар белән үрелеп барды. Флюра ханым Яруллина авыл тарихын  кыскача сөйләп китте. Күп җырлар авторы Риф Гатауллин үзенең иҗат җимешләре-матур җырларын авылдашларына бүләк итте.  Равилә Зиннурова үзе язган "Әнием "шигырен укыды. Күп җырлар авторы Мөдәррис Шакиров "Болгарга 100 ел" дигән шигырен тамашачыларга тәкъдим итте. Тамашачы һәрбер чыгышны көчле алкышлар белән каршы алды.

Һава торышы болытлы, яңгырлы булуга карамастан, бәйрәмгә тирә-күрше авыллардан да килүчеләр күп булды. Халыкны хуш исле чәй, тәм-томнар, пылау белән сыйлау да оештырылган иде. Мәйданда балалар өчен татар халык уеннары оештырылды, сату рәтләре дә бай һәм уңышлы эшләде.  40-50 ел дәвамында күрешмәгән сыйныфташлар, авылдашлар очрашып, хәтирәләре белән бүлешеп, яшьлекләрен искә төшерделәр.

Бәйрәм сәхнәсендә  "Иделкәй" халык төркеме, "Алтын ай" солисты Рамил Хисамов, Алинә Салахова матур җырларын башкардылар. Авыл халкы, чарага килгән һәрбер кунак  бәйрәмне оештыруда бик күп көч куйган Яңа Болгар авылының иң актив кешеләре Саҗидә Борисовага, Мөнирә Мирхәйдәровага, Нурания Шәриповага, Гомәр һәм Фания Гариповлар гаиләсенә, Вахит һәм Октябрьский авылы мәдәният йортлары, китапханәләре җитәкчеләре Гөлназ Фаттаховага, Ольга Казачковага, Сания Салимуллинага һәм Гүзәл Азизовага олы рәхмәтләрен белдерә.  Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Файзуловага күңелле, киң кырлы программа төзеп, авылдашларны сөендергән өчен халык аерым рәхмәтле, олы ихтирамын белдереп, аңа алдагы көннәрдә бәйрәмнәр оештыруын теләп калдылар. Бәйрәм чарасы ахырына якынлашса да халык таралырга ашыкмады, мәйданда җыр, биюләр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев