ГИМС инспекторлары республика халкына коену куркынычы турында кисәтү белән мөрәҗәгате белән чыкты
Коену сезоны башланганнан бирле (1нче июньнән) республиканың су объектларында 14 кеше үлгән, 7 кеше коткарылган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлык бүлеге башлыгы Регина Гаязова мөрәҗәгате:
- Һава температурасы 30 градуска кадәр җылынуга карамастан, сулыклардагы суның температурасы әле шактый салкынча булып кала - 19 градуска якын. Мондый сулыкта озак коенганда көзән җыеру барлыкка килергә, шулай ук хроник авырулар кискенләшергә мөмкин.
- Су объектлары янында ял иткәндә һәрвакыт куркынычсызлык таләпләрен истә тотарга кирәк. Коену өчен коткару һәм медицина постлары белән җиһазландырылган пляжларны сайларга кирәк. Пляжлар исемлеге Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең рәсми сайтында урнаштырылган. Шулай ук коену вакытында ярдан ерак йөзмәскә киңәш итәбез. Суга исерек килеш керергә ярамый. Балаларга аерым игътибар итәргә кирәк - балаларны сулыкларга ялгызларын гына җибәрергә ярамый.
- Ел башыннан бирле республиканың су объектларында 27 кеше һәлак булган, шул исәптән, кызганычка каршы, ике бала. 41 кеше коткарылган. Коену сезоны башланганнан бирле (1нче июньнән) республиканың су объектларында 14 кеше үлгән, 7 кеше коткарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев