Халыклар бердәмлеге көне алдыннан мәктәп яны лагеренда мавыктыргыч интерактив программа узды. Аны Яшьләр клубы җитәкчесе С.Н.Анохин үткәрде.
Чара балалар бәйрәм турында белеп кенә калмыйча, ә бердәмлек идеясен тере аралашу һәм уен аша тоярлык итеп төзелде. Җылы, дустанә мохитта безнең зур илебездә төрле халыкларның ничек бергә яшәве, аларның нинди гореф-гадәтләрне кадерләп саклаулары һәм барлык халыкны да нәрсә берләштерүе турында әңгәмә булды.
Рус һәм татар халык уеннары программаның күңелле өлеше булды. Алар аша балалар гореф-гадәтләр белән таныштылар, рухын тойдылар һәм күңелле уеннарның милләтенә карамастан, һәркемгә аңлаешлы һәм кызыклы булуына инандылар. Балалар һәрбер уенда дәртләнеп катнаштылар, бер- берсенә ярдәм иттеләр һәм уртак җиңүләргә шатландылар - ә бу гамәлдә чын бердәмлек чагыла.
Чара бик күңелгә ятышлы килеп чыкты: ул укучыларга Ватаныбыз мәдәниятләренең байлыгына яңача карарга һәм көчнең дуслыкта һәм бердәмлектә булуына тагын бер кат инанырга ярдәм итте.
Нет комментариев