Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Гимназия укучылары халыкара конкурста катнаштылар

Казан шәһәренең М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында 14 нче тапкыр гражданнар патриотизмына багышланган Г.Тукай исемендәге халыкара китап укучылар конкурсы узды.

Бу конкурста Н.Зиннуров исемендәге гимназия укучылары бишенче тапкыр катнаштылар. Быелгы бәйгенең темасы: “Туган ил өчен яшәү - безнең бурыч!” иде. Конкурс нигезләмәсе буенча катнашучылар теманы чагылдыра торган теләсә нинди шигырьне яттан өйрәнергә һәм аны барлык шартларга туры китереп сөйләргә тиеш.

 Гимназия укучылары Хөсәенов Азат (3 кл) Илдар Юзеевның “Юлга чык” дигән шигыре өчен, ә алтынчы сыйныф укучысы Смирнов Ярослав үзе язган “Ватан хакына” исемле шигырен укып диплом алдылар.

Быелгы конкурста жюри әгъзалары катнашучыларга алдагы конкурсларда тагын да яхшырак чыгыш ясар өчен мастер-класс күрсәтте. Шигырьләрне матур уку - ул үзе аерым бер сәнгать. Укучыларның сүзлек запасы тулылана, дөньяга карашы үзгәрә, үз-үзенә ышанычы арта. Алар әдәби тел нормаларына ия булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев