Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Геройларны битеннән таны

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, клуб мөдире Алефтина Саттарова “Геройларны битеннән таны” дип аталган стенд оештырып, балалар белән әңгәмә уздырды.

Катнашучылар Украина  белән бәйле хәзерге вәзгыять   турында мәгълүмат белән таныштылар. Геройларның тарих дәреслекләре битләрендә генә булмавын, безнең илдә хәзерге көн геройлары  булуын һәм һәрвакыт аларның хөрмәт һәм данга ия булачагын белделәр. Һәм бу махсус операцияләр вакытында сугыш кырында инде 100 дән артык хәрбинең батырлыгы мактауга лаек күрсәткеч булып  торуы шуны  раслый.

 Без һәрвакыт Ватаныбыз һәм тугандаш халык өчен көрәшүче солдатларыбызның исемнәрен, шулай ук гаделлек, азатлык, тарихи хәтер өчен гомерләрен корбан иткән каһарманнарның исемнәрен данлаячакбыз. Балалар махсус операция вакытында чын патриотизм һәм каһарманлык белән аерылып торган Татарстан хәрби хезмәткәрләре турында "Безнең заман геройлары" стендында тәкъдим ителгән мәгълүмат белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев