Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Геройлар гаиләләренә Батырлык ордены тапшырылды

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә район үзәк китапханәсе тарафыннан Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз гаиләләренә Батырлык орденнарын тапшыруга багышланган “Сугышчан орден белән бүләкләнәләр...” дигән чара үткәрелде.

Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән  батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә Батырлык ордены белән Софьин Сергей Андреевич һәм Лаврентьев Евгений Витальевич батырларча һәлак булганнан соң бүләкләнделәр. Чарада Сергей Софьинның һәм Евгений Лаврентьевның туганнары һәм якын дуслары, аларның сыйныфташлары, укытучылары һәм хезмәттәшләре катнашты, алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар һәм гади тормышта безнең геройларның нинди булуларын сөйләделәр. Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм Югары Ослан районы Хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов Һәлак булган батырларның гаиләләренә Батырлык ордены тапшырдылар.

Марат Галимҗан улы билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгы, каһарманлыгы һәм антына тугрылыгы тирән һәм ихлас ихтирамга гына түгел, хөрмәт һәм мәңгелеккә лаек. Үсеп килүче буынга мөрәҗәгать итеп, ул үз иленең тарихын белергә, Ватанны саклаучыларны хөрмәтләргә, истә тотарга һәм безнең геройларның данына лаеклы булырга кирәген әйтеп үтте.

 Һәлак булганнарның истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев