Газиз халкым өчен авыл өстендә җыр-моң агыла
...
28 нче июльдә Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Татар Мәмәтхуҗасы авылында бәйрәм концерты белән Югары Ослан авылыннан “Иделкәй” татар халык коллективы, Яңа Юл, Бакча Сарай, Вахит авыллары мәдәният йортлары мөдирләре Сәрия Ефимова, Асия Файзулова,Гөлназ Фәттахова, яшь талант Алинә Сәләхова килде. Авылда яшәүчеләр артистларны түземсезлек белән көттеләр. Һәр чыгышны тамашачылар алкышлап каршы алды. Бу көнне авыл өстендә кошлар сайравы белән бергә, татар халкының яраткан җырлары яңгырады, авылның бүген исән-имин булып бердәм яшәве, күңелләрдә чиксез горурлану хисләре уятты.
«Иделкәй» халык коллективын биредә чын күңелдән яраталар. Һәм бу буш сүзләр түгел. Барлык кунакларны Мәмәтхуҗалылар ачык күңел белән каршы алалар,шатлыклары һәм проблемалары белән уртаклашалар. Авылдашлары, авыл җирлеге сәркатибе Венера Камалетдинованың тавышы үзенә генә хас булган моңга ия, аның чыгышын авыл халкы көтеп ала, аеруча дулкынланып, яратып тыңлый. “Күл буена килсәң иде” җыры аның башкаруында аеруча ихлас яңгырый.
Алга таба да мәдәният хезмәткәрләренә иҗади уңышларга ирешеп, яңадан яңа үрләр яулап, кечкенә авылларда да җырлы-моңлы татар халкына шундый матур, җылы очрашулар оештырып, чыгышлар ясауларын телибез",- дип саубуллашты Татар Мәмәтхуҗасы авылы халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев