Гарденотерапия технологиясе – тернәкләнү чарасы
Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән эшләгәндә гарденотерапия технологиясен кулланалар.
Гарденотерапия - үсемлекләр белән эшләү аша тернәкләндерү юнәлеше. Кеше үз игътибарын чәчәкләргә, гөлләргә юнәлтә, аның кәефе яхшыра, җәмгыяттә үзенең әһәмияте арта. Үсемлекләр турында кайгырту физик активлык та таләп итә. Шулай итеп, гарденотерапия мускулларны һәм буыннарны тонуста тотып калырга ярдәм итә, вак моториканы үстерә.
«Өлкән буын» Федераль проектының «Гаилә» милли проекты кысаларында заманча социаль хезмәт күрсәтү системасының өстенлекле бурычларыннан берсе булып өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү тора.
Үсемлекләр белән эшләү өлкән яшьтәге кешеләргә уңай йогынты ясый -тынычландыра, эмоциональ халәтен яхшырта, башкарылган эш нәтиҗәләреннән ләззәт һәм канәгатьлек китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев