Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Фидания Нурисламова: “Аллаһы Тәгаләнең биргәненә мең шөкер диеп яшим!”

Узган еллар Фиданиянең: тормышта шатлыклар да, сынаулар да - барысы да мөһим, дигән ышанычын ныгытты.

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Якынлашып килүче Әниләр көне бәйрәме алдыннан яраткан әни генә түгел, хөрмәтле дәү әни исеменә лаек булган Фидания ханым Нурисламова турында киләсе мәкаләбез.

Фидания Равил кызы Теләче (Саба) районы Балыклы авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзенең хезмәт эшчәнлеген Теләчедә тегүчелектән башлый. Шунда үз бәхете, тормыш иптәше Гайсә әфәнде белән таныша. Яшьләр озын-озакка сузмыйча, өйләнешеп,Свердловск өлкәсе Карпинский шәһәренә китә. Шунда бер-бер артлы уллары Илнар белән кызлары Гөлнар туа.

 1985нче елда Нурисламовлар гаиләсе Югары Осланга килеп урнаша. “Монда минем энем Рамил яши. Аның янына кунакка килгәч, без мондагы табигатькә, мәһабәт Иделгә гашийк булдык. Шуңа күрә чакыру булуга,бер дә уйламыйча, монда күчеп килдек  һәм моңа бердә үкенмибез. Ике балабызга да югары белем бирдек, хәзерге көндә оныкларыбызга шатланып, куанып туя алмыйбыз. Яшьрәк вакытта эш белән, тормыш куып, балаларга бирә алмаган вакытны оныкларга бирергә тырышабыз”, - ди әңгәмәдәшем. Чыннан да, Фидания апа бик бәхетле әни һәм дәү әни! Бугенге көндә аны шатландырып һәм куандырып торучы дүрт оныгы үсеп килә. Гөлнарның уллары Самир белән Мирас әбиләре янында торса, атна саен дәү әниләренең хәлләрен белергә Илнар белән Эльвира кызлары Мирра белән Алана кайталар.

Фидания апа - бик матур һәм талантлы җырчы. 1992нче елдан ул Флюра Муллахмәтова оештырган ансамбльдә җырлый башлый. Аннары 18 елдан артык “Иделкәй” ансамбленең җитәкчесе була. Бүгенге көндә Фидания Равил кызы күптән түгел оешкан, ләкин күпләрнең күңелен җәлеп иткән “Хәзинә” ансамбле җитәкчесе. Аның башкаруындагы мөнәҗәтләр районда гына түгел, республикада да билгеле. Шуның өстенә ул “Ак калфак” татар хатын кызларының район иҗтимагый оешмасы әгъзасы да. Район халкын гына түгел, Түбән Новгородта яшәүчеләрне дә татар җырлары белән сөендереп кайтканы бар. Кичләрен Фидания апа оныкларын төрле түгәрәкләргә йөртә, мәктәпкә әзерлек дәресләренә алып бара. “Ничек өлгерәсез барысына да?”, - дигән соравыма: ”Оныкларым миңа көч, дәрт өсти, алар белән мин яшәрәм, ә сәхнәдәшләрем миңа илһам, моң бирә”, - дип елмая Фидания апа.

 – Җәннәт әниләрнең аяк астында, дип юкка гына әйтмиләр. Мин әниемә мең-мең рәхмәтлемен. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче ул, кадерле әниебез, -  дип, безнең әңгәмәбезгә кызлары Гөлнар кушыла.

       – Әйе, рәхәтләнеп, дөньяның ямен татып, бер-беребезнең кадерен белеп, исән чакта әти-әниләрне хөрмәт итеп, аларга рәхимле булып яшәргә кирәк, - дип, әңгәмәбезне тәмамлый Фидания апа.

Чыннан да, гаиләдә,һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни; чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни; дөньяга аваз салуга ук безне җил-яңгырдан саклаучы да - әни, олы тормыш юлына әзерләп, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торучы да – әни!

 Хөрмәтле әниләр, барыгызны да бәйрәм белән, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев