Ел ахыры - нәтиҗәләр ясар вакыт
Ай саен “Идел яңалыклары” (Волжская новь”) газетасында татар телендә максатчан полоса чыга, аның материаллары укучыга район территориясендә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен, яшәешен саклаучы кешеләр, вакыйгалар, чаралар турында сөйли.
Ә иң мөһиме, укучыларның киң даирәсенә туган телдә укырга мөмкинлек бирәләр. Ул “Туган ягым” проекты астында нәшрият ителә. Шулай ук социаль челтәрнең Вконтакте кушымтасында “Югары Ослан. Татарча” төркеме көн дәвамында алып барыла.
2024 ел ахырына якынлаша. Ел буе бу юнәлештә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясарга вакыт.
“Югары Ослан. Татарча” группасына бүгенге көнгә 228 кеше язылган, ә язмаларны укучылар саны күпкә артыграк. Группада газета сайтында чыккан мәкаләләр куела. Язылучылар кызыксыну белән хәерле иртә, хәерле кич теләгән фото-рубрикаларны, бакчачыларга, хуҗабикәләргә багышланган файдалы киңәшләрне, татар халкының яраткан язучылары Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин шигырьләрен укыйлар. Ел дәвамында әлеге группада 2200 дән артык пост чыккан.
Ә иң игътибарга лаек язмалар ул безнең белән янәшә яшәгән, районыбызның күренекле, хөрмәткә лаек шәхесләре турында уку, мөгаен. Алар кемгәдер күршеләр, авылдашлар, хезмәттәшләр, туганнар бит.
2024 елны Россия Президенты В.В.Путинның Гаилә елы дип игълан итүен исәпкә алып, ел дәвамында газетада урын районыбызда яшәүче күркәм гаиләләргә бирелде. Алар арасында күп еллар бергә яшәүчеләр белән беррәттән, бүгенге көндә балалар үстерүче яшь гаиләләр дә бар. Хәкимуллиннар, Ситдиковлар, Гыйззәтовлар, Шәрәфетдиновлар, Гаязовлар, Маннаповлар һәм башка гаиләләр турында язмалар газета укучыларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук газета битләрендә олы тормыш юлы үткән, гомерләрен тырыш хезмәттә үткәргән, шул ук вакытта лаеклы балалар тәрбияләп үстергән райондашларыбыз турындагы язмалар да бар иде. Биктаһирова Тәскирә, Төхвәтуллина Зәйнәп, Хөсәенова Наилә, Әкбирова Мәвлия, Гәфиятуллина Хәния турында язмалар үз укучыларын таптылар.
Газета районыбыз мәчетләре белән дә тыгыз элемтәдә эшләде, үткәрелгән һәрбер чарага чакырулы булдык. Гаилә елына багышланган бәйрәм, җәйге каникулда балаларга дин сабаклары бирү, Макыл мәчетенең 25 еллыгы, районыбыз мәчетләрендә ислам дине асылын укыту буенча төркемнәр эшләп килүе турында язмалар дөнья күрде. Редакция Гали хәзрәт һәм Гөлшат абыстай Җиһаншиннарга хезмәттәшлек иткән өчен олы рәхмәтләрен белдерә.
Мәдәният, мәгариф оешмалары белән ел дәвамында элемтәне югалтмадык. Аларның җитәкчеләренә рәхмәтлебез. Татарлар яшәгән Яңа Юл, Вахит, Бакча Сарай, Кызыл Байрак, Мәмәтхуҗа, Татар Макылы кешеләре тормышы турында даими рәвештә группа битләрендә яңалыкларны яктыртып тордык.
Мәктәпләрдә, балалар бакчасында татар телен үстерүгә, куллануга зур әһәмият бирелә, бик күп язмалар Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина ярдәме белән әзерләнде.
Татар кешесенең артык тыйнаклыгы язмалар эшләгәндә комачаулаган вакытлар да булды. Газета битләрендә күп еллар эшләп, илебезгә, районыбызга файда китергән, әмма күләгәдә калып, аларның тырыш хезмәтләрен җитәкчеләребез күреп җиткермәгән, олыламаган, данламаган гади кешеләр турында язарга тырышабыз. Ләкин, күп очракта алар очрашудан баш тарталар, бүгенге көндә әлеге күренеш эштә кыенлыклар тудыра. Алдагы елда андый гаиләләр, шәхесләр әз булыр дип өметләнәбез.
Эшләвебезнең нәтиҗәсе булып, татар телендә язучы, “Югары Ослан. Татарча” группасын алып баручы, газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе Зөһрә Гайнуллина (Мардеева) республика, район массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән “Татмедианың яңа исемнәре” конкурсында катнашып, мәртәбәле Дипломга лаек булды.
Киләчәктә дә татар телен, мәдәниятен саклау, үстерү өчен татарча аралашу, уку, балаларыбызга туган телебезнең матурлыгын, байлыгын җиткерү -безнең төп бурычыбыз, чөнки тел исән булса – милләт тә исән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев