Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Дуслык серләре

Яңа Юл клубы мөдире Сәрия Ефимова, Шеланга урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Екатерина Жолобова 5 нче сыйныф укучылары белән «Дуслык һәм татулык дәресе» проекты нигезендә “Дуслык серләре”темасына әңгәмә үткәрделәр.

Балалар дуслыкның нәрсә икәнен, дуслыкның серен, дусларның ни өчен кирәклеген белделәр. Шулай ук халыкларның дуслыгы нидән гыйбарәт булуын, безнең илдә нинди милләт вәкилләре яшәве, нинди диаспоралар үзләренең халкын тәкъдим итүләре белән таныштылар. Балалар районыбызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм милли үзенчәлекләре турында зур кызыксыну белән тыңладылар.

Чара барышында балалар төрле уеннарда уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, тематика кысаларындагы сорауларга җавап бирделәр. Чара азагында балалар башка милләт һәм дин кешеләренә дустанә мөнәсәбәттә булырга, татулыкта яшәргә кирәклеген аңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев