Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бүгеннән россиялеләрне нинди үзгәрешләр көтә?

МХОда катнашу турындагы белешмәләрне Дәүләт хезмәтләрендә рәсмиләштерергә мөмкин булачак

Майнингны контрольгә алачаклар

Дәүләт майнингны соры зонадан чыгарырга тели - 1 ноябрьдән аны чыгаруны легальләштерү турындагы закон эшли башлаячак. Хәзер инде законлы рәвештә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр майнинг белән шөгыльләнә алачак. Беренчеләре Минцифрның махсус реестрында булырга тиеш.

10 меңнән артык язылучысы булган блогерларга теркәлергә туры киләчәк

Россиядә блогерлар-ун меңлек реестрын кертәчәкләр. 1 ноябрьдән 10 меңнән артык язылучысы булган социаль челтәрләр һәм мессенджерлар кулланучылары үзләре турында Роскомнадзорга (РКН) мәгълүматлар бирергә тиеш булачак. Теркәлмәгән кешеләрнең аккаунтлары ябылачак. Теркәлмәгән блогерлар өчен төрле тыюлар 2025 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Яңалык Роскомнадзорның социаль челтәрләре реестрына кертелгән 15 социаль челтәрдәге блогерларга кагыла. Мәсәлән, YouTube, Telegram, "ВКонтакте", "Одноклассники", RuTube һәм башкалар.

Очучылар һәм шахтерларга пенсияләрне яңадан санаячаклар

Кварталга бер тапкыр шахтерлар һәм очучылар пенсияләренә өстәмә түләү күләме төзәтелә. Очу экипажлары әгъзаларына, гражданлык авиациясе самолетлары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренә түләү зарарлы һәм киеренке хезмәт шартларына бәйле рәвештә салынган. Ул быел 1 ноябрьдә булачак. Очучыларга һәм шахтерларга пенсиягә өстәмә уртача айлык хезмәт хакына һәм эш стажына карап, шәхси рәвештә исәпләнә.

СБП аша дәүләт хезмәтләренә түләү комиссиясен гамәлдән чыгарачаклар

1 ноябрьдән Россия Банкы дәүләт файдасына тиз түләүләр системасы (СБП) аша күчерү өчен комиссияне гамәлдән чыгарачак. Сүз балалар бакчалары хезмәтләре, түгәрәкләр, секцияләр, салымнар, штрафлар һәм башкалар турында бара. Моннан тыш, ноябрьдән аена 100 мең сум тәшкил иткән бушлай күчерү лимиты электрон янчыклар белән операцияләргә таралачак. Бу сумма чикләрендә СБП аша акчаны башка кешегә күчерү генә түгел, үз электрон янчыкларын да тулыландырырга мөмкин булачак. 

МХОда катнашу турындагы белешмәләрне Дәүләт хезмәтләрендә рәсмиләштерергә мөмкин булачак

1 ноябрьдән махсус хәрби операциядә катнашу турындагы белешмәне Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Документны хәрби хезмәткәр үзе дә, аның гаиләсе әгъзалары да ала алачак. Белешмә социаль ярдәмнең региональ хакимият тарафыннан билгеләнгән төрле чараларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Яңалык шунда да, элек белешмәләрнең бердәм үрнәге юк иде. Аларны хәрби частьларның командирлары яки хәрби комиссариатлар ирекле формада төзегәннәр. Хәзер бердәм белешмә үрнәге бар. 

Депутат-иноагентларның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылачак

11 ноябрьдән хакимият органнарында вазифалар биләгән һәм быелның 15 маена чит ил агентлары реестрына кертелгән гражданнарның вәкаләтләре туктатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев