Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бүген Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә

Гаилә көне һәр кешегә кагылышлы иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһим урынны алып тора.

Гаилә – ул якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, игелек һәм бәхет теләүчеләребез, яратканнарыбыз һәм  үрнәк алучыларыбыз, кайгыртучыларыбыз һәм яклаучы кешеләребез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, кайгыртуга һәм хөрмәткә, җаваплылыкка өйрәнәбез. 

Гаиләнең әхлакый һәм рухи тәрбиясе һәм аны ныгыту процессында китаплар һәм китапханә мөһим роль уйный. Бу көн алдыннан районыбызның балалар китапханәсе укучылары өчен «Бригантина җилкәннәрен күтәрә» - уен программасын үткәрде. Балалар бәйрәмнең килеп чыгышы, гаилә кыйммәтләре, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче гореф-гадәтләрне саклау турында белделәр. 

Шаяртулар һәм көлүләр, күңелле уеннар һәм конкурслар китапханәдә шатлыклы атмосфера тудырды. Чара мавыктыргыч һәм кызыклы булды, балалар бик күп уңай эмоцияләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев