Бүген Россиядә тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә
Тыюлыклар һәм милли парклар - махсус саклана торган табигый территорияләр һәм, мөгаен, кыргый табигатьнең һәм хайваннар дөньясының зур булмаган өлешен генә булса да юкка чыгудан саклап калуның бердәнбер ысулы.
Бу көнгә Югары Ослан мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре «Гүзәл тыюлык җирләре» дигән экологик сәяхәт оештырдылар. Чара барышында укучылар махсус сакланучы табигать территорияләре, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә урнашкан тыюлыклар, милли парклар һәм табигать һәйкәлләре турында белделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгына зур игътибар бирелде. Катнашучылар китапханәченең Идел-Кама тыюлыгының Раифа һәм Саралы участоклары турында әйләнә-тирә мохит проблемалары һәм аларны чишү юллары, хезмәткәрләрнең юкка чыгып бара торган сирәк үсемлек һәм хайван төрләрен саклауга керткән өлеше турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар.
Аннары балалар экологик викторина сорауларына җавап бирделәр.
Чара барышында укучылар табигать һәм анда яшәүчеләр турында китаплар һәм журналлар белән таныштылар һәм барысы бергә кеше – табигатьнең бер өлеше, һәм ул аны сакларга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар, чөнки җир шарында кеше тормышы күбесенчә әйләнә-тирә мохиткә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев