Бөгелмәдә Россиякүләм “Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале узды
Бөгелмәдә тугызынчы тапкыр Россиякүләм “Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале узды.
Быелгы чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәрелде. Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырды.
Күркәм гадәт буенча бәйге Коръән уку белән башланды. Сәламләү сүзләре белән Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Әнвәр Әхмәдиев чыктылар.
Бу көнне Татар мәдәнияте үзәге залына Самара өлкәсеннән, Башкортстан Республикасыннан, Татарстаннан Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Сарман, Кукмара, Ютазы, Мөслим, Чирмешән, Теләче, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Зәй, Арча районнарыннан 200гә якын мөнәҗәт башкаручы җыелды. Катнашучыларның иҗади чыгышларын тәҗрибәле жюри бәяләде, аның составында Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева, җырчы, композитор, халыкара, республикакүләм һәм төбәк бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты Римма Кадыйрова, күп санлы фестивальләр лауреаты, югары квалификацияле музыка педагогы Фәния Әхмәтшина бар иде.
Югары Ослан районы әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнашты. 18 яшьтән өлкәнрәк “Ансамбльләр” номинациясендә безнең районнан Фидания Нурисламова җитәкчелегендәге “Хәзинә” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Җюри әгъзаләре башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә игътибар итте.
Фестивальдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә һәр башкаручыга һәм ансамбльгә конкурста катнашу хакында сертификатлар бирелде. Фестиваль нәтиҗәләре буенча “Хәзинә” фольклор ансамбле дәрәҗәле 3 урынга лаек дип табылды.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.
“Хәзинә” фольклор ансамбле белән бергә сәфәргә барып, районыбызның мөхтәрәм ханымы Хәния Гафиатуллина да Бөгелмә сәхнәләрен нурландырып мөнәҗәт әйтте.
“Хәзинә” фольклор ансамбле кызлары фестивальне оештыручыларга, район мәдәният бүлегенә, аларга терәк булган Хәния ханым Гафиатуллинага олы рәхмәтләрен җиткерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев