Безне якташларыбызга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү уе берләштерә
Ил буенча махсус хәрби операциянең башыннан ук маскировка челтәрләрен үрү буенча инициатива көчәя бара.
Ул тылдагы халкыбызның хәрби бурычны үтәүче сугышчылар белән тыгыз бәйләнештә булуын исбатлады. Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техника һәм инженер корылмаларын маскировкалау, дошман разведкасыннан качыру һәм саклау өчен киң кулланыла. Мондый челтәр турыдан-туры сугышчыларның гомерен коткарып кала.
Октябрьский бистәсендә маскировка челтәрләрен үрү буенча эш өзелми. Шулай ук балалар фронтта булган солдатларга хатлар язалар, рәсемнәр ясыйлар. Бүгенге көн махсус хәрби операция зонасында якташларына ярдәм итүдә бер зур команда булып, бердәм булуны сорый. Үрү технологиясе катлаулы түгел, ләкин аның нечкәлекләре бар, кисемнәрне билгеле бер почмак астында кисәләр һәм челтәр өчен хәрәкәт эффектын булдырырлык тәртиптә ышанычлы теркәү мөһим. Челтәрнең һәр күзәнәге йөрәк җылысы һәм мәхәббәт белән үрелә.
Күптән түгел әзер маскировка челтәрләре, гуманитар йөк белән бергә, алдынгы хәрби зонага озатылды, чираттагы челтәрләр партиясе әзерләнә. Оештырыручылар битараф калмаучыларга һәм ярдәм күрсәтергә әзер булучыларга зур рәхмәтләрен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев