Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Без җәйне бәла-казасыз үткәрәбез

Кызыл Байракта “Балачак иминлеге” бөтенроссия акциясе кысаларында “Без кояшта, су янында бәла-казасыз ял итәбез!” дигән чара узды.

Чарада Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәре, ФАП мөдире балалар өчен бергәләп, җәйге айларда су һәм кояш китерә торган хәвеф-хәтәрләр турында кызыклы әңгәмә үткәрделәр. 

Балалар белән сулыкларның куркыныч булуы, шулай ук эссе кагу һәм кояш сугу турында мультипликацион роликлар карадылар.

Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерделәр. Суга керергә һәм коенырга өлкәннәр озатуында гына мөмкин. Таныш булмаган урында коенырга ярамый. Елга төбе үзендә бик күп куркынычлар саклый: агач ботакларына басып җәрәхәт алырга, пыяла кыйпылчыкларында аякларны кисәргә, тирән чокырларга төшеп китәргә мөмкин. Суда бер-береңнең төрткәләргә, этеп җибәрергә, аяк-куллардан тотарга, бер-береңне суга батырып уйнарга ярамый.  Бу бик куркыныч, чөнки су астында калган кеше тончыгып батырга мөмкин. Су  матрасларында һәм башка йөзү чараларында ярдан еракка йөзәргә ярамый, чөнки ул су асты агачларына ябышырга һәм шартларга, шулай ук аны агым алып китәргә мөмкин.  
Чарада балаларга коткару буенча ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын яттан белергә киңәш иттеләр, әгәр дә өлкәннәр янда булмаса, мөстәкыйль рәвештә шалтыратырга була.

Балаларга озак кояшта булырга яраманлыгын һәм аның сәламәтлегебез өчен зарарлы икәнлеген дә аңлаттылар. Башка эссе кагарга мөмкин, шуңа күрә кояшлы көндә баш киеменнән йөрергә киңәш ителә. Эссе кагу билгеләре турында әйтеп кителде - бу хәл китү, баш әйләнү, колак шаулау, ирен кибү, коры һәм кайнар тән тиресе, температура күтәрелү, калтырау, косу булырга мөмкин. Кояш сукканда, эссе какканда, кояшта пешкәндә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Очрашу азагында балаларга каникулларны куркынычсыз үткәрүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев