Белгечләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән (ОВЗ) кешеләрне тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү турында сөйләячәкләр
«Туры линия» барышында шулай ук шифаханә-курорт дәвалануына юлламаларны кемнең алырга хокукы барлыкны аңлатачаклар һәм гражданнар сорауларына җавап бирәчәкләр
Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә 2023 елның 14 августында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр “Инвалидларны реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү, шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар бирү” мәсьәләсе буенча гражданнар белән телефон элемтәсе аркылы “Туры линия” режимында узачак.
Гражданнар сорауларына Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
221-80-35 - туры линия телефоны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев