Баш авыртуын ничек җиңәргә була?
Баш авыртуын гади генә ысуллар ярдәмендә дә җиңәргә мөмкин.
– Арып, баш авыртса, бер стакан су эчеп куярга кирәк. Андый чакта җылы ванна да булышырга мөмкин.
– Кара карлыган согы хәтта бик көчле баш авыртуларны да юкка чыгарырга мөмкин.
– Башка җиңелчә массаж ясауның да файдасы зур. Мисал өчен: чигә тирәсендәге чәчләрне тарткалап массаж ясарга мөмкин.
– Баш өянәге вакытында баллы кайнар чәй файдалы.
– Башны сөлге белән кысып бәйләү авыртуны җиңеләйтә.
– Кәбестә яфрагы теләсә нинди баш авыртудан булыша. Яфракларны бераз угалап (кайнар су белән йомшартып җибәрергә дә мөмкин) авырткан җиргә куеп торырга кирәк.
– Кабыгы белән киселгән лимон телемен авырткан чигәләргә ышкуның да файдасы бар.
– Башыгыз стресстан авыртса, ятып торыгыз, тынычланыгыз.
– Баш авырту күзгә туры килмәгән күзлек киюдән дә булырга мөмкин. Мондый очракта күзлекне алыштырырга кирәк.
Чыганак: http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/bash-avyrtuny-i-ysullary
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев