Халыкара балалар китабы көнендә, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен, китапханә каршында эшләүче “Салават күпере” әдәби-театр клубы кысаларында “Киштәдәге могҗизалар” әдәби квесты үткәрделәр.
Балаларга биш станция - "Әкият серләре", "Белемеңне күрсәт", "Яшерен язу сеансы", "Табылдыклар бюросы", "Иң акыллы кеше" - узарга тәкъдим ителде. Вакыт күңелле һәм сизелми үтеп китте, укучылар эрудицияләрен, тапкырлыкларын һәм әдәби әсәрләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр, финишка уңышлы барып җиттеләр һәм табылган хәрефләрдән “Китап” сүзен төзеделәр.
Балалар квест-уеннан бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар, әлбәттә, барысының да китапханәгә яңадан килү теләге барлыкка килде.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев