Балалар һәм янгын куркынычсызлыгы
Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Бу гадәти фраза бер кайчан да актуальлеген югалтмый.
Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова балалар өчен “Балалар һәм янгын куркынычсызлыгы” дип аталган әңгәмә үткәрде. Чараның максаты - балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту. Шулай ук әңгәмә барышында балалар янгын сүндерүче һөнәре һәм аның үзенчәлекләре белән танышты.
Чара барышында Гөлназ Фәттахова балаларга янгын чыгуның сәбәпләре һәм беренчел янгын сүндерү әсбаплары турында сөйләде. Балалар кулына шырпы алсалар, нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерүен ассызыклап үтте. Электр агрегатлары һәм электр приборлары белән үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләренә аерым игътибар юнәлтте.
Балалар ут белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, янгын вакытында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген сөйләделәр, янгынга каршы темага табышмаклар чиштеләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында шигырьләр тыңладылар.
Чара азагында балалар янгын сүндерү машинасы рәсемен ясадылар. Укучыларга әңгәмә бик ошады, ул бик кирәкле, кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев