Бакча җиләген тукландыру ысуллары
Югары Ослан. Татарча

Бакча җиләген тукландыру ысуллары

Нашатырь спирты бакча җиләген гөмбәле авырулар һәм корткычлардан саклый, үстерә.

Аны даруханәләрдән алырга була. Нашатырь спирты - концентрацияләнгән азотлы кушылма. Азот җиләкне үстерә, ныгыта, исе корткычларны куркыта. Мондый тукландыруны иртә язда, җиләк яшь яфракларын үстерә башлаганда һәм чәчәк атып бетергәндә кабатларга мөмкин. 10 литр суга 2 аш кашыгы 10 % лы нашатырь спирты кушып, өстән сиптерергә була.

Нашатырь спиртының исе зәһәр, пирчәткә киеп, авыз - борынны каплап эшләгез.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


сад - огород файдалы киңәшләр садовая земляника

Нет комментариев