Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакчасарайда гармунлы кич утыру

Җәйге озын кичләрдә Бакчасарай авыл халкы, кайткан кунаклар бер берсе белән очрашып аралашу, күрешү өчен капка төбенә җыелдылар.

Гөрләп тора капка төпләре.
Коймак пешкән, самовары җырлый
Җыр һәм бию, уен көлке белән
Үтә шулай авыл кичләре....

Гармунчылар Гибадуллин Салих, Сабитов Алмаз авылдашларын халык, эстрада җырларын уйнап  сөендерделәр. Авылның моңлы җырчылары Гүзәл, Динә, Гөлфрүз апаларның җырларын аеруча яратып тыңладылар.

Бу кичәгә "САФ" төркеме дә чакырылган иде.  Алар үз  чыгышларын якташлары -Риф абый Гатауллин иҗатыңа күзәтү ясаудан башлап җибәрде.  Алар  башкарган эстрада, татар халык җырлары авыл халкына яшьлек елларын искә төшерде. “САФ” төркеменә иҗади уңышларга ирешеп,сәхнәләрдә яңа үрләр яулап, кечкенә авылларда да җырлы-моңлы татар халкына мәгънәле, эчтәлекле,  җылы очрашулар оештырып, чыгышлар ясауларын теләделәр. Авыл китапханәчесе  Лилия Әмир кызы Айгөл Фәрит кызы белән берлектә онытыла барган халык уеннарын оештырдылар. "Йөзек салыш" , "Чума үрдәк- Чума каз", "Табагач", "Түбәтәй",  "Йолдыз санау" уеннарында катнашып өлкәннәребез яшьлек елларын искә алдылар, ә балалар  өлкәннәргә кушылып уйнадылар.

Кайнар коймак, яңа аертылган бал белән мәтрүшкәле чәй- барысы да авыл халкы, кайткан кунаклар өчен оештырылган иде.

Ә инде гармунчыларның урыннары түрдә булды бу көнне. Берсен- берсе уздырып халык көйләрен башкардылар, апаларны җырлаттылар да, биеттеләр дә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев