Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарайлылар Җиңүгә үз көчләрен кертәләр

Районыбызда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе дәвам итә.

Бакча Сарай авыл клубында "Ярдәм" пункты даими рәвештә эшләп килә. Анда МХОда катнашучыларына гуманитар ярдәм җыю буенча актив эш алып барыла. Чираттагы тапкыр волонтер, авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова җитәкчелегендә поселокның битараф булмаган халкы һәм "Яшь йөрәкләр" клубы әгъзалары маскировка челтәре үрделәр, бүгенге көндә ул МХОда катнашучыларга бик кирәкле җайланма. 

Шулай ук Бакча Сарайлылар "Өй токмачы" акциясендә дә бик теләп катнашалар. Авылның әби-апалары, сеңелләре бердәм рәвештә, көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча, МХОда катнашучыларга өй токмачы кистеләр.

Клубка килә алмаган авылдашлары токмачны үз өйләрендә ясадылар.

“Җиңү безнеке булачак. Бергә без - көч", - ди клуб мөдире, оештыручы-волонтер Асия Фәйзулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев