Бакча Сарайда халыкларның сүз байлыгын өйрәнделәр
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарайда халыкларның сүз байлыгын өйрәнделәр

«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» федераль проекты кысаларында Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен “Сүз зирәклеге – халык зирәклеге” танып-белү чарасы узды.

Аны Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова үткәрде. Чара телнең, халык зирәклегенең һәм мәдәни мирасның үзара тирән бәйләнешенә багышланды. Катнашучылар татар һәм рус халык мәкальләре, әйтемнәре дөньясына чумдылар, алар туган сүзнең байлыгын һәм сәнгатьлелеген ачык күрсәтәләр.

Чараның әһәмияте - тарихи хәтерне һәм милли үзаңны саклаучы буларак телнең әһәмиятен ассызыклау, сүзгә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү, халыкның телдән һәм язма иҗаты аша буыннан-буынга тапшырыла торган мәдәни традицияләрне өйрәнү һәм саклауга кызыксыну уяту.


Нет комментариев